Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан эскроу-счетлардагы акчаның күләме буенча Россия төбәкләре өчлегенә керде
Татарстанда узган елның декабрендә эскроу-счетлардагы акчаның күләме 1 миллиард сумга арткан.
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Александра Давыдова). Узган елның декабрендә Татарстан банкларында ачылган эскроу-счетларның саны 27 процентка артып, 1,7 меңгә җиткән. Бу хакта ТР Милли банкының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Өлешле төзелештә катнашучылар тарафыннан эскроу-счетларда урнаштырылган акчаның күләме бер ай эчендә 23,5 процентка (яки 1 миллиард сумга) артып, 5,2 миллиард сумга җиткән. Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсеннән генә калышып, Россиядә өченче урынны били», - диелә хәбәрдә.
Республикада тугыз вәкаләтле банк төзелә торган объектларда проект финанславы буенча эш алып бара. 1 гыйнварга булган мәгълүматлардан күренгәнчә, банклар төзелеш компанияләре белән рәсмиләштергән 28 кредит килешүе буенча лимит 22,9 миллиард сум тәшкил иткән.
«Татар-информ» агентлыгы 2019 елның июленнән Россиядә барлык төзелеш компанияләре өчен яңа мәҗбүри кагыйдәләр кертелүе хакында хәбәр иткән иде инде. Хәзер алар торак биналарны өлешкә кереп йорт төзүче үз акчаларын урнаштыра торган эскроу-счетлардан файдаланып сафка бастырырга бурычлы. Ә төзелеш компаниясенең эш тәмамланганчыга кадәр аннан файдаланырга хакы юк. Яңа кагыйдәләр гамәлгә кергәннән алып Татарстанда эскроу-счетлар кулланып өлешле төзелештә катнашу буенча 1,5 меңнән артык килешү теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз