news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экспертлар быел ит, сөт һәм карабодайның бәясе артачак дип фаразлый

Шуңа да карамастан, тулаем алганда 2020 елда товарлар һәм хезмәтләр фаразланган инфляциядә күрсәтелгәннән дә артыгракка кыйммәтләнмәячәк.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). 2020 елда сөт һәм ит продукциясе - 10-12, карабодай - 5-6, шоколад һәм вафля 5-7 процентка кыйммәтләнергә мөмкин. Бу хакта «Известия» газетасы Хөкүмәт каршындагы Аналитика үзәгенә сылтама белән яза.

Экспертлар ит, сөт һәм сөт продукциясенең кыйммәтләнүен җитештерү өчен кирәкле чимал, электр һ.б. хезмәтләрнең бәясе арту белән аңлата. Сәбәпләрнең тагын берсе – терлекчелек товарларына күзәтчелек итү системалары эшли башлауга бәйле. Карабодай исә чәчүлек мәйданнарының кимүе нәтиҗәсендә кыйммәтләнергә мөмкин.

Экспертлар шулай ук составында пальма мае булган төрле продуктларның (әйтик, шоколад, туңдырма, вафля һәм печенье) бәясе артуын фаразлый.

Тулаем алганда 2020 елда товарлар һәм хезмәтләр фаразланган инфляциядә күрсәтелгәннән дә артыгракка кыйммәтләнмәячәк, дип искәртә экспертлар. Россия Икътисади үсеш министрлыгы фаразларыннан күренгәнчә, 2020 елның беренче яртыеллыгында инфляция 3 проценттан түбән төшәчәк, ә ел нәтиҗәләре буенча яңадан шул дәрәҗәгә күтәреләчәк. Үзәк Банк фаразлавынча, еллык күрсәткеч 3,5-4 процент тәшкил итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100