news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның җәмәгать транспорты 31нче декабрьдә төн уртасына кадәр эшләячәк

Яңа ел каникулларында автобуслар, трамвайлар һәм троллейбуслар ял көне графигы буенча эшләячәк - 5:30дан 23:30 сәгатькә кадәр. Метрополитен иртәнге 6дан төн уртасына кадәр эшли.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). 31нче декабрьдә Казанның җәмәгать транспорты төнгә кадәр эшләячәк. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбедә Транспорт комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Марат Хисаметдинов хәбәр итте. Бу вакытка кадәр шәһәрнең 41 маршрутында 73 берәмлек хәрәкәт составы булырга тиеш.

Яңа ел каникулларында автобуслар, трамвайлар һәм троллейбуслар ял көне графигы буенча эшләячәк - 5:30дан 23:30 сәгатькә кадәр. Метрополитен иртәнге 6дан төн уртасына кадәр эшли.

Традиция буенча Раштуа төнендә махсус транспорт биреләчәк. 7 гыйнварда бәйрәм тәмамланганнан соң төнге 2:30 сәгатькә «Үзәк стадион» тукталышына 6, 10а, 15, 23 һәм 30нчы маршрут автобуслары, шулай ук 2нче маршрут троллейбуслары куелачак.

Хисаметдинов шулай ук җәмәгать транспорты эшенә кагылышлы барлык сораулар буенча Казан халкы һәм кунаклар Транспорт буенча комитетка +7(843)275-30-50 кайнар линия телефоны буенча мөрәҗәгать итә алачакларын әйтте.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot