news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда алданган өлешчеләр проблемасын 2021 елда хәл итәргә җыеналар

Барлык проблемалы йортларны киләсе елда төзеп бетерергә ниятлиләр.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстанда алданган өлешчеләр проблемасын 2021 елда хәл итәргә җыеналар. ТР Алданган өлешчеләргә ярдәм күрсәтү фондының башкаручы директоры Иван Новиков «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Татарстанда алданган өлешчеләр проблемасы 2021 елда хәл ителер дип уйлыйбыз. 2020 елда барлык проблемалы объектларда да төзелеш эшләрен тәмамларга ниятлибез», - диде Новиков.

Сүз уңаеннан, күптән түгел Казанда төзелеш эшләре күптән башланып та, ярты юлда туктап калган йортны файдалануга тапшырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100