news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татнефть” Дала Зәй тугае үсеше мастер-планын әзерләүгә 14, 5 миллион сум вәгъдә итә

Әлмәт шәһәре янындагы территориянең мастер-планын әзерләү буенча халыкара конкурс быелның 27 ноябреннән 2020 елның 23 апреленә кадәр үткәреләчәк.

“Татнефть” Дала Зәй тугае үсеше мастер-планын әзерләүгә 14, 5 миллион сум вәгъдә итә
Салават Камалетдинов

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Танылган архитекторлардан һәм икътисадчылардан торган төркемнәр Әлмәткә килеп, Дала Зәе елгасы тугае да кергән 1700 га территориянең үсеш мастер-планын әзерләячәк. Бүген «Татар-информ»да үткәрелгән матбугат конференциясендә оештыручылар мастер-план төзү буенча халыкара конкурсны ачык дип игълан иттеләр.

«Конкурсның максаты — территорияне үстерүнең иң яхшы мастер-планын сайлап алу. Бурычыбыз — берничә шәһәр төзелеше концепциясен булдыру, дала Зәе тугаеның ландшафтын реабилитацияләү, территориянең комплекслы үсешен күзаллау. Иң мөһиме — тәкъдим ителгән сценарийны икътисади яктан нигезләү», — дип аңлатты әлеге конкурсны оештыру өчен җаваплы «Центр» стратегик үсеш агентлыгы генераль директоры Сергей Георгиевский.

Ул конкурста катнашу өчен архитектура чишелешләре генә җитмәвен, икътисади өлешнең дә әһәмиятен ассызыклады. «Конкурс ике өлештән тора. Конкурста барлык ышанычлы командалар катнаша алачак. Икенче өлешендә командалар урынга килеп эшләячәкләр. Бу конкурс теоретик кына түгел, кабинетта утырып кына катнашып булмаячак», — диде Сергей Георгиевский.

Әлмәт шәһәре янындагы территориянең мастер-планын әзерләү буенча халыкара конкурс быелның 27 ноябреннән 2020 елның 23 апреленә кадәр үткәреләчәк. Конкурсның приз фонды — 14,5 миллион сум. Конкурсның бөтен документациясе рус һәм инглиз телләрендә алып барылачак.

Конкурсның инициаторы — Әлмәт шәһәре администрациясе һәм «Татнефть» җәмгыяте. Конкурс Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100