Фәрит Мөхәммәтшин: “Федераль программалар буенча һәр тиен өчен тырышу зарур”

Бүген “ТАНЕКО” да РФ Дәүләт Думасында Татарстаннан депутатлар катнашында киңәшмә узды

  (Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). Бүген Түбән Камада “ТАНЕКО” ААҖ территориясендә РФ Дәүләт Думасында Татарстаннан депутатлар катнашында республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Бу хакта парламент сайтында хәбәр ителә.
Ф.Мөхәммәтшин Татарстанга федераль акчалар җәлеп итү буенча республика тармак министрлары һәм Дәүләт Думасы депутатларының эшләрен югары бәяләде. Республика 38 федераль максатчан программаның 25 ендә катнаша. 2013 елда республика бюджетыннан финанслауны да исәпкә алып бу программалар буенча күп акча үзләштерелгән.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2014-2015 елларда бу күләмне саклау бурычы куелуын, бигрәк тә илдә икътисади вәзгыять киеренке икътисад үсеше акрынайганда, дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. Ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда икътисад үсеше 1,2 процент тәшкил итсә, Россиядә үсеш бөтенләй юк. “Мондый вәзгыять торганда федераль программалар буенча һәр тиен өчен тырышу зарур”, - дип белдерде ТР Дәүләт Советы Рәисе.
Киңәшмәдә “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Мәганов Түбән Камада “ТАНЕКО” нефть эшкәртү комплексы төзелеше проектын гамәлгә кую барышы хакында белдерде.
Киңәшмәдә катнашучылар “ТАНЕКО” производство объектларында, аннары “Түбән Кама шиннар заводы” ААҖ булдылар. Узган ел комплекс шин заводлары тарихында беренче тапкыр 13 миллионнан артык шин җитештерде.