news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иң яхшыларның яхшыларын Татарстан инженерлары конкурсы ачыклаячак

Бүген «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында «Ел инженеры» II республика конкурсының турыдан-туры этабы башланды.

Иң яхшыларның яхшыларын Татарстан инженерлары конкурсы ачыклаячак
Салават Камалетдинов

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Илгиз Гыйльманов). Бүген «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында «Ел инженеры» II республика конкурсының турыдан-туры этабы башланды. Биредә читтән торып беренче үткәрелгән этапларда җиңгән 109 катнашучы җыелды.

Инженерларның республика конкурсы инженер һәм эшче һөнәрләргә уңай караш булдыру, шулай ук республика икътисадының төп тармакларын квалификацияле инженер-техник персонал белән тәэмин итү максатында үткәрелә. Бу хакта чара ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин әйтте.

«Татарстан Республикасы сәнәгатен саклау һәм алга таба үстерү — иң мөһим бурычларның берсе. Моның өчен безгә республика һәм тулаем илнең инженерлык элитасын булдыру буенча системалы кадрлар эше кирәк», — диде Рөстәм Нигъмәтуллин.

Ул 2030 елга кадәрге социаль-икътисади үсеш стратегиясендә икътисади үсешнең югары күрсәткечләренә ирешү максатында кеше капиталын формалаштыруга һәм үстерүгә зур блок багышлануын искәртте.

«Инде бүген үк яшьләрне инженер һөнәрләренә җәлеп итүгә аерым игътибар бирергә кирәк», — диде Рөстәм Нигъмәтуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100