Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Михаил Мишустин Россиядә торак бәяләре артуын туктатырга вәгъдә итте
Хәзерге вакытта төзелеш өлкәсендә процедураларны гадиләштерү юнәлешендә эш бара.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин илдә торакка бәя артуын туктату максатын куйды. Хөкүмәт башлыгы Дума фракцияләре лидерлары белән очрашуда шулай дип белдерде.
Мишустин хәзерге вакытта вице-премьер Марат Хөснуллинның төзелеш өлкәсендә процедураларны гадиләштерү юнәлешендә эшләвен искәртте. Ипотека ставкасын киметкән вакытта Хөкүмәт төзелеш компанияләренә «йогынты ясый алсын» өчен бер үк вакытта төзелешне тизләтү һәм торакның бәясен киметү мәсьәләсе хәл ителә. Премьер аңлатып узганча, торак бәясенең нәкъ менә төзелеш компанияләре аркасында артуын раслый торган мисаллар бар.
«Ул җир бәясен дә, башка күп кенә процедураларны да үз эченә ала. Әмма максат куелган. Без торакка бәя артуын туктатуга ирешербез дип өметләнәм», - диде РФ Премьер-министры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз