news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Евро курсы 2020 елның җәеннән беренче тапкыр 85 сумнан түбәнрәк төште

Доллар курсы 72,59 сумга кадәр төште.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Евро курсы 2020 елның җәеннән беренче тапкыр 85 сумнан түбәнрәк төште.

Россия валютасы Мәскәү биржасында ныгый бара. Доллар курсы 72,59 сумга кадәр төште, евро курсы 2020 елның июль ахырыннан беренче тапкыр 85 сумнан түбәнрәк төште.

«Хәзер еврога каршы инфляция факторы уйный. Сентябрь күрсәткече 3 процент дәрәҗәсендә булды. Моннан тыш, нефтькә бәяләр арту фонында сумның ныгу факторы да уйнады», — дип сөйләде «Альфа-Капитал»ның өлкән аналитигы Максим Бирюков.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100