Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2021 елда электр энергиясенә бәяләр 5 процентка артачак
Киләсе елның июленнән газга бәяләр - 3 процентка, тимер юл бәясе 3,7 процентка артачак.
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Киләсе елда Россиядә электр энергиясенә бәяләр 5 процентка, газга 3 процентка артачак. Бу хакта Россия Икътисади үсеш министрлыгына сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.
Моннан тыш, ведомствода хәбәр итүләренчә, пассажирлар өчен тимер юл хезмәте дә 3,7 процентка кыйммәтләнә. Документны Россия Министрлар Кабинеты утырышында хупладылар.
2021 елга һәм 2023 план чорына Икътисади үсеш министрлыгы фаразлары буенча сәнәгать оешмалары өчен тарифлар ел саен 3 процентка артачак.
«Электр челтәре комплексында үзара субсидияләү күләмен киметү максатларында халыкка электр энергиясен тапшыруга тарифлар индексациясе күләме Россия буенча уртача 5 процент дәрәҗәсендә сакланачак. Халык өчен электр энергиясе тарифлары да шундый ук темплар белән үсәчәк», диелгән ведомство хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз