Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә минималь хезмәт хакы күләме төшенчәсен гамәлдән чыгарырга тәкъдим иттеләр
Хезмәт өчен түләү яшәү минимумы күләмендә яки яшәү минимумыннан югарырак булырга тиеш.
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Россиядә минималь хезмәт хакы күләме төшенчәсен гамәлдән чыгарырга тәкъдим иттеләр. Әлеге тәкъдимне Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Николай Арефьев җиткерде, дип яза РИА Новости.
«Минималь хезмәт хакы төшенчәсеннән китәргә кирәк. Бу беркайда да юк», — дип аңлатты парламентарий.
Аның фикеренчә, теләсә нинди шартларда хезмәт өчен түләү яшәү минимумы күләмендә яки яшәү минимумыннан югарырак булырга тиеш. Шуңа күрә бу күрсәткечкә тигезләшергә кирәк, ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз