news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда төзүчеләр һәм нефтьчеләргә иң югары хезмәт хакы тәкъдим итәләр

Җәй башыннан республикада тәкъдим ителә торган уртача хезмәт хакы күләме 42 мең сум (Россиядә ул 48,9 мең сумга тигез) тәшкил итә.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Быелгы җәйдә Татарстанда эш бирүчеләр төзелеш, автомобиль бизнесы һәм файдалы казылмалар табу сәнәгатендә мәшгуль кешеләргә югары хезмәт хакы тәкъдим итә. HeadHunter сервисының тикшеренүләр хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Җәй башыннан республикада тәкъдим ителә торган уртача хезмәт хакы күләме 42 мең сум (Россиядә ул 48,9 мең сумга тигез) тәшкил итә.

Эш бирүчеләр «Төзелеш, күчемсез милек» (48,8 мең сум), автомобиль бизнесы (48,6 мең сум) һәм «Чимал чыгару» (46,3 мең сум) кебек өлкәләрдә югары хезмәт хакы тәкъдим итә.

«Иң түбән тәкъдим юридик өлкәдә (34,3 мең сум) теркәлгән», - дип искәртә сервисның матбугат хезмәте.

Шул ук вакытта, эш эзләүчеләр файдалы казылмалар чыгару өлкәсендә (48,5 мең сум) һәм төзелеш өлкәсендә (48,8 мең сум) югары хезмәт хакы түләүләренә өметләнә.

Эшкә яңа гына керешкән белгечләр - 31,5 мең, административ персонал - 34,7 мең, фәнни-белем өлкәсе вәкилләре 35,5 мең сумга да канәгать.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100