news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә балалар пособиесен тәмәке һәм аракыга сарыф итүне тыярга ниятлиләр

Балага кайбер төбәкләрдә билгеләнгән пособиенең күләме сизелерлек булмаса да, әлеге инициатива аларның хокукын якларга ярдәм итәчәк.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Дәүләт Думасына балалар пособиесен нәни гражданнар өчен каралмаган товарлар, эшләр һәм хезмәтләргә, аерым алганда, тәмәке һәм исерткеч эчемлекләргә сарыф итүне тыя торган закон проекты тапшырылган. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Документ нигезендә, балалар пособиесе өчен ата-аналар яки опекуннарның «Мир» картасына беркетелгән «социаль электрон счет» булдырырга тәкъдим ителә. Дәүләт, финанс булмаган процессинг үзәге мәгълүмати системасын кулланып, әлеге счет буенча башкарылган транзакцияне контрольдә тоту мөмкинлегенә ия булачак.

Аңлатма язуыннан күренгәнчә, аерым алганда, исемлеге Россия Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән алкоголь, тәмәке һ.б. товарлар өчен түләп булмаячак. Шуңа да карамастан, авторлар фикеренчә, сәүдә оешмаларына яңа системага тоташтыру өчен касса терминалларын программа белән тәэмин итү системасын әзерләп бетерергә туры киләчәк.

Шул ук вакытта, өстәмә федераль чыгымнар сарыф итү күздә тотылмый.

Закон проектын Курган өлкә Думасы тапшырган. Төбәк закон чыгару җыены билгеләп үткәнчә, балага кайбер төбәкләрдә билгеләнгән пособиенең күләме сизелерлек булмаса да, әлеге инициатива аларның хокукын якларга ярдәм итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100