news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә пенсия һәм социаль түләүләр алу тәртибе үзгәрә

Бу яңалык түләүләрне саклык кенәгәсенә, номиналь счетка яки почта белән китертүчеләргә, шулай ук читтә даими яшәүче Россия пенсиясен алучыларга кагылмый.

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). 1 июльдән пенсия, ана капиталы акчаларыннан айлык һәм башка социаль түләүләр «Мир» түләү системасы картасы аша гына мөмкин була. Ә банк картасыннан кулланырга теләмәгән яки файдалана алмый торган кешеләр өчен акчалата алу яки банк картасына тоташмаган гади банк счетына күчерү мөмкинлеге сакланачак.

Мондый таләп халыкара түләү системалары карталарына акча алучыларга гына кагыла, дип хәбәр итә РИА Новости.

Бу яңалык түләүләрне саклык кенәгәсенә, номиналь счетка яки почта белән китертүчеләргә, шулай ук читтә даими яшәүче Россия пенсиясен алучыларга кагылмый. Алар өчен 1 июльдән берни дә үзгәрмәячәк, пенсия һәм социаль түләүләр элеккеге схема буенча китереләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100