Апас район башлыгы игелекле эшмәкәрләрне хөрмәтләде

Аларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

(Апас, 27 май, «Татар-информ», «Апастово-информ», Гүзәл Хилавиева). Бөтендөнья эшмәкәрләр көне уңаеннан Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов игелекле эшләре белән район тормышына өлеш керткән эшмәкәрләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Бу турыда район бпасмасы хәбәр итә.

«Хөрмәтле эшмәкәрләр! Сезне ихлас күңелдән бәйрәм белән котлыйм. Сәламәтлек, гаиләләрегездә муллык, тынычлык, эшегездә уңышлар телим. Бөтен ил белән авыр чор кичерәбез. Ничек кенә булса да сез югалып калмадыгыз. Эш урыннарын саклап калырга тырышасыз», — диде район башлыгы.

Шулай ук «90 игелекле эш» акциясенә кушылып мохтаҗларны, авыр хәлдә калучы гаиләләрне, өлкәннәрне, балаларны шатландыруларын да билгеләп үттеләр.

Лилия Зәйнуллина, Гөлүсә Нургалива, Ранис Салаватуллин, Раил Мөхәммәтшин, Фәнис Сафиуллин, Дамир Сәлаховлар район башлыгының Рәхмәт хатына ия булды. Шулай ук алар үзләренә булган ихтирам өчен рәхмәтләрен ирештерделәр.

«Без төзелеш материаллары белән шөгыльләнәбез. Район халкына нәрсә кирәк булса өйләренә кадәр илтеп бирәбез. Бүген безне чакырып зурладылар. Эшебезне күрәләр. Форсаттан файдаланып барлык эшмәкәрләрне бәйрәм белән котлыйм. Саулык-сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телим», — диде Ранис Салаватуллин.