news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М12 юлының Мәскәүдән Шәле-Баулыга кадәрге участогын түләүле итәргә җыеналар

М7 трассасының Чаллы артындагы, «Сосновый бор» торак пунктыннан башланган участогы киңәеп, полосалар саны дүрткә җитәчәк.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Надежда Гордеева). М12 югары тизлекле автомагистраль төзү проекты буенча әлегә трассаның Мәскәүдән Татарстандагы Шәле-Баулы юлына кадәрге участогын түләүле итәргә җыеналар.

«Әлегә М12 трассасының Мәскәүдән Шәле-Баулыга кадәрге участогын түләүле итү планлаштырыла. Бүгенге көндә М7 автомобиль юлын түләүле нигезгә күчерү турында сөйләшүләр алып барылмый, шулай ук аның участоклары түләүле булачак дигән мәсьәлә дә кузгатылмый», — диде ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта.

Чукин сүзләренчә, М12 коридоры М7 «Волга» автомобиль юлы буйлап дәвам итәчәк, алга таба ул 1166нчы километр тирәсендә Екатеринбургка таба китәчәк. «Бу инде яңа төзелеш участогы булачак», — дип искәртте ул.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, М7 трассасының Чаллы артындагы, «Сосновый бор» торак пунктыннан башланган участогы киңәеп, полосалар саны дүрткә җитәчәк.

«Югары тизлекле яңа автомобиль юлы коридорына Кама елгасы аша салынган күпер белән Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен әйләнеп үтә торган юл да керәчәк», — дип искәртте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100