news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
«Татнефть» 2009 елда нефть чыгаруда ирешелгән дәрәҗәне сакларга ниятли
Компания дөньядагы кризиска бәйле проблемаларны мөстәкыйль рәвештә хәл итә
Скопировать ссылку
(Әлмәт, 27 апрель, “Татар–информ”). “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте дөньядагы финанс кризисы чорында 2008 ел ахырында әзерләнгән, компаниянең финанс–икътисади тотрыклылыгын саклау буенча чараларны гамәлгә ашыруын дәвам итә.
Генераль директорның җитештерү буенча беренче урынбасары – компаниянең баш инженеры Н.Ибраһимов хәбәр иткәнчә, республика һәм федераль хакимият органнары белән компаниянең агымдагы торышына мониторинг үткәрү, кризиска каршы чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча эш дәвам итә. Әмма хәзерге вакытта “Татнефть” барлык проблемаларны да мөстәкыйль рәвештә хәл итә, диде Н.Ибраһимов.
Аның билгеләп үтүенчә, бүгенге көндә “Татнефть” ААҖ җитештерү эшчәнлегенең барлык төп юнәлешләре бер елга эшләнгән чаралар нигезендә һәм фаразланган күрсәткечләр чигендә гамәлгә ашырыла. 2009 елда нефть чыгаруда ирешелгән дәрәҗәне саклау күздә тотыла. Әлеге бурычны үтәү өчен бораулау, скважиналарны капиталь ремонтлау, геологик–техник чараларның планлаштырылган күләмнәрен тәэмин итәргә кирәк.
Беренче кварталда компания Татарстаннан читтә 76,3 мең тонна нефть чыгарган. 2009 елда “Татнефть” әлеге территорияләрдә 400 мең тоннага якын “кара алтын” чыгарырга ниятли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot