news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Быел Татарстан “Соллерс” һәм “КАМАЗ”дан 1,3 млрд. сумлык автомобильләр сатып алачак
Ул -республика һәм муниципаль берәмлекләр ихтыяҗлары өчен техника сатып алуга Россия Хөкүмәте субсидияләрен бүлеп бирүгә кагылышлы программа нигезендә башкарыла
Скопировать ссылку
(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүгенге көндә Татарстанда икътисадны тотрыклыландыру һәм аерым тармакларны савыктыру буенча программалар гамәлгә ашырыла. Бүген журналистлар белән очрашуда икътисад министры Марат Сафиуллин шуларның кайберләренә тукталып узды.
Программаларның берсе республика һәм муниципаль берәмлекләр ихтыяҗлары өчен техника сатып алуга Россия Хөкүмәте субсидияләрен бүлеп бирүгә кагыла. Министр аңлатуынча, быел республика шул юл белән “Соллерс” ҖЧҖ җитештерелгән -517, “КАМАЗ”да җитештерелгән - 387 автомобиль сатып алырга ниятли. Аларның гомуми суммасы 1,3 млрд. сум тәшкил итәчәк. Бу чыгымнарны каплауда федераль һәм республика казнасы икесе дә катнашачак. Чыгымнарның 70 проценты федераль казанадан субсидияләнә, 30 проценты республика бюджетыннан бүленә. Транспорт алу чыгымнарының 700 млн. сумы гына шул формада башкарылачак. Калган 500 млн. сумын финанслауда яклар тигез өлештә - 50гә 50 принцибы буенча катнаша. “Бу программаны гамәлгә ашыру, беренче чиратта, социаль өлкә ихтыяҗларына хезмәт итә. Ул безгә ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре паркын тулысынча яңартырга, мәктәп автобуслары проблемасын хәл итәргә ярдәм итәргә тиеш”, -ди министр. Техниканың бер өлеше Эчке эшләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары өчен каралган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot