Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гидрометцентр: Май аенда кояш нурларыннан сакланырга кирәк
Хәзер ультрафиолет D витамины ясалуга ярдәм итә торган диапазонда.
(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Май урталарында зыянлы кояш чоры башланачак. Гидрометеорология үзәге башлыгы Роман Вильфанд шул турыда кисәтте.
Бу көннәрдә кояш кеше өчен зыянлы булган ультрашәмәхә нурлар белән яктырта. Шул ук вакытта март һәм апрель айларында кояшның нурлары иң зыянсыз санала, дигән синоптик ТАСС хәбәрчесенә.
«Балаларны хәзерге вакытта кояш астында йөртергә кирәк, чөнки нәкъ менә хәзер ультрафиолет D витамины ясалуга ярдәм итә торган диапазонда», — дип сөйләгән ул .
Ультрашәмәхә нурларның индексы дүрт берәмлектән артып китсә, куркыныч санала. Бу вакытта кояш астында булырга киңәш ителми. Вильфанд сүзләренә караганда, гадәттә, бу көн уртасында була. Метеоролог аңлатуынча, ультрашәмәхә нурлар дозасы арткан вакытта күзләрнең дымлы катламы һәм тән тиресе зыян күрергә мөмкин.
Элегрәк, 25 март көнне, Гидрометеорология үзәгендә мегаполислардагы һава торышы аномалияләренең соңгы берничә елда сизелерлек артуын хәбәр иткәннәр иде. Мәсәлән, Мәскәүдә зыянлы күренешләрнең саны арта. Явым-төшемнәр көчәйде, җил режимы үзгәрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз