news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда эш бирүчеләр эшсезләрне эшкә урнаштыру өчен субсидия алачак

Субсидия эш бирүченең хезмәткәрләргә эш хакы түләүдә тоткан чыгымнарын өлешчә компенсацияләүгә юнәлдерелгән.

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 2021 елда эшсезләрне эшкә алучы предприятиеләр һәм эшкуарларга РФ Социаль иминият фонды тарафыннан субсидия бирү кагыйдәләре расланды. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Субсидия алу өчен эш бирүчегә мәшгульлек хезмәтенә „Россиядә эш“ порталындагы шәхси кабинет аша гариза юлларга, шулай ук эшсез гражданнарны эшкә урнаштыру күздә тотылган буш эш урыннары һәм вакантлы вазифалар исемлеген күрсәтергә кирәк. Субсидия эш бирүченең хезмәткәрләргә эш хакы түләүдә тоткан чыгымнарын өлешчә компенсацияләүгә юнәлдерелгән», — дип ачыклык керттеләр министрлыкта.

Субсидиянең күләме эшкә урнаштырган көннән соң беренче, өченче һәм алтынчы ай узгач, эшкә урнаштырылган һәрбер эшсез гражданга бюджеттан тыш дәүләт фондларына иминият взнослары суммасына кадәр арттырылган хезмәткә түләүнең минималь күләменә тәңгәл килә.

Шул ук вакытта, эш бирүче субсидия бирү кагыйдәләрендә күрсәтелгән кайбер шартларны үтәргә тиеш. Аерым алганда, ул ел ахырына кадәр элеккеге эшсез гражданнарның ким дигәндә 80 процентын эштән җибәрмәскә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100