news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан төзүчеләре планлаштырылган торак күләменең өчтән берен файдалануга тапшырды

2021 елда барлыгы 2 миллион 670 мең квадрат метр торак сафка бастыру күздә тотыла.

Татарстан төзүчеләре планлаштырылган торак күләменең өчтән берен файдалануга тапшырды
«Татар-информ» архивы

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Татарстанда 2021 елга билгеләнгән планның 32 проценты (861 мең квадрат метр) күләмендә торак файдалануга тапшырылган. Быел барлыгы 2 миллион 670 мең квадрат метр торак сафка бастыру күздә тотыла.

ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Хөкүмәт йортында узган шимбә киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин программаларны гамәлгә ашыру турында доклад белән чыгыш ясады.

Социаль ипотека программасы буенча 161 күп фатирлы йортның 24е файдалануга тапшырылган. Тагын 75е – югары әзерлек дәрәҗәсендә.

Коммерция торагы буенча 164 йортның 51е сафка бастырылган, шулай ук 8,3 мең индивидуаль торак йортның 3,8 меңнән артыгы файдалануга тапшыруга әзер.

Министр социаль әһәмияткә ия учреждениеләр төзү һәм аларны капиталь ремонтлау буенча башкарылган эшләр турында да бәян итте. Әйтик, быел 13 балалар бакчасы төзү күздә тотыла. 11 объектта эш бара инде.

Моннан тыш, Марат Айзатуллин кыскача гына 2021 елда илкүләм проектлар кысаларында үтәлергә тиешле бурычларны да билгеләде. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы 12 федераль программа буенча 95 объекттагы эш барышын күзәтә. 81 объект буенча контрактация килешүе төзелгән. Биш федераль проект буенча төзелә торган объектларда төзү-монтаж эшләре бара.

Муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100