news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт торак фонды коронавирустан зыян күрүчеләргә кредит каникуллары бирәчәк

Социаль ипотеканы бер айга кичектерү өчен гариза язарга кирәк.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды коронавирус пандемиясе аркасында больничныйда булган, мәҗбүри карантин аркасында финанс югалтулар кичергән яки түләүсез ялда булган социаль ипотека түләүчеләргә кредит каникуллары бирәчәк. Бу турыда оешма матбугат хезмәте хәбәр итә.

Зыян күргән социаль ипотекада катнашучыларга гариза язарга кирәк. Шуңа нигезләнеп, түләүләр 1 айга кичектереләчәк. Бу бурыч тигез итеп 12 айга бүленәчәк.

«Без коронавирустан зыян күрүчеләрнең социаль ипотека буенча мөрәҗәгатьләрен шәхси шартларда карарга һәм авыр тормыш вазгыятендә аларга ярдәм итәргә әзер», — диде Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Марат Зарипов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100