news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда муниципаль милекне арендалау буенча бурычлар кимегән

Агымдагы ел башына аренда шартнамәләре буенча бурычларның гомуми суммасы 520,4 млн сум тәшкил иткән.

Татарстанда муниципаль милекне арендалау буенча бурычлар кимегән
https://tatarstan.ru

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев 2020 елга һәм агымдагы елның гыйнвар аена Татарстан Республикасында муниципаль милекне һәм җир кишәрлекләрен арендалау шартнамәләре буенча бурычлар кимү турында әйтте.

Агымдагы ел башына аренда шартнамәләре буенча бурычларның гомуми суммасы 520,4 млн сум тәшкил иткән, шул исәптән 480,5 млн сум — җир кишәрлекләре һәм 40 млн сум — милек өчен. Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ул шул хакта сөйләде, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, узган елда бурычларның гомуми суммасы 127,5 млн.сумга арткан. Шул ук вакытта милек буенча бурыч 7,3 млн.сумга кимегән, җир буенча 134,8 млн сумга арткан. Казан шәһәрен исәпкә алмыйча, җир өчен бурыч 18,3 млн сумга кимегән.

Бурычның гомуми суммасында Казан өлеше 66 проценттан артык, 22 проценты 5 муниципаль берәмлеккә туры килә: Чаллы шәһәре, Чистай, Әгерҗе, Лаеш һәм Түбән Кама районнары. Калган 39 муниципалитетка нибары 12 процент туры килә.

2020 ел дәвамында 23 муниципаль берәмлек бурычларын киметкән. Артур Галиев Чистай, Менделеевск, Түбән Кама һәм Сарман районнары тарафыннан башкарылган эшләрне билгеләп үтте.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча республика эксперт төркеме составында чыгулар нәтиҗәсендә, муниципаль берәмлекләрдә дәгъва эшчәнлеген анализлаганда БАРС Web-җыелма мәгълүмат системасына 6 млн 286 мең сумлык бурыч булу турында дөрес булмаган мәгълүмат кертү ачыкланган.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100