Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия халкының хезмәт хакын яңача исәпләргә тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасы депутаты Андрей Ветлужских сүзләренчә, медиана хезмәт хакын исәпләү дөресрәк булачак – ул хезмәт хакының уртача арифметик күрсәткеченнән өчтән бер өлешкә кимрәк.
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Россиялеләрнең хезмәт хакы турындагы белешмә мәсьәләсе статистик мәгълүмат кына исәпкә алынуы белән бәйле.
Дәүләт Думасы депутаты Андрей Ветлужских URA.RU сайтына биргән интервьюсында шундый фикерен белдерде, дп яза РИА Новости.
Депутат билгеләп үткәнчә, медиана хезмәт хакын исәпләү дөресрәк булачак. Бу сан хезмәт хакының урта арифметик күрсәткеченнән өчтән бер өлешкә кимрәк.
«Мониторинг үткәрсәң, берничә төп момент күренәчәк: нормадан тыш эшләнгән вакыт исәпкә алынмый, урта статистик хезмәт хаклары буенча дифференциация зур, керемнәрнең төрләре һәм аларны исәпләүгә кагылышлы методик кимчелекләр бар», - дип белдерде ул.
Элегрәк «Работа.ру» сервисы, тикшеренү үткәреп, хезмәт хакы буенча Россиянең кайсы шәһәрләрен иң яхшысы буулын ачыклаган иде. Нәтиҗәдә, Мәскәү (респондентларның 86 проценты шул шәһәрне атаган) – беренче, Санкт-Петербург (29 процент), Новосибирск (җиде процент) өченче баскычта урнашкан, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз