news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда сөт продукциясен мәҗбүри маркировкалаудагы кыенлыклар хакында фикер алышалар

«Киләсе атнада Рөстәм Миңнеханов республика Президенты каршындагы Эшкуарлык советының киңәйтелгән утырышында катнашырга ниятли», - диде ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе, Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова.

Казанда сөт продукциясен мәҗбүри маркировкалаудагы кыенлыклар хакында фикер алышалар
архив

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәҗбүри маркировкалауны кертүгә бәйле рәвештә сөт продукциясе җитештерүче зур булмаган предприятиеләр алдында килеп туган кыенлыклар хакында фикер алышачак. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе, Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова республика Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Киләсе атнада Рөстәм Миңнеханов республика Президенты каршындагы Эшкуарлык советының киңәйтелгән утырышында катнашырга ниятли. Проект төркеме Совет утырышына кадәр эшкуарларны борчыган мәсьәләләр, проблемалы юнәлешләрне тикшерәчәк», - диде Галимова.

Көн тәртибендә ким дигәндә дүрт тема урын алган, шуларның берсе сөт продукциясе җитештерүче зур булмаган предприятиеләр эшендәге кыенлыклар белән бәйле. Проект төркемнәре әлеге мәсьәләләрне хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot