news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан «Идел буе Болгары» туризм кластерын үстерүгә 481 млн сум акча алачак

Акча «Болгар - Кама Тамагы» кичүенә керү юлы төзелешенә тотылачак.

Татарстан «Идел буе Болгары» туризм кластерын үстерүгә 481 млн сум акча алачак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). «Идел буе Болгары» туристик-рекреация кластерын үстерүгә Татарстан федераль бюджеттан 481 млн сум акча алачак. Бу хакта туризм буенча Татарстан Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

«2019 елда «Идел буе Болгары» комплекслы инвестицион проекты Россия Федерациясенең «Икътисади үсеш һәм инновацион икътисад» дәүләт программасы чаралары составына керде», — диде Иванов.

Аның сүзләренчә, әлеге проект кысаларында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә тәэмин итүче инфраструктура объектларын булдыру, шул исәптән «Болгар — Кама Тамагы» кичүе һәм башка объектлар төзү планлаштырыла.

«Идел буе Болгары» проекты буенча федераль бюджеттан расланган финанслау күләме - 481 млн сум», - дип ачыклык кертте ул.

Бу акчалар өч елга исәпләнгән. Шулай итеп, 2020 елда - 96 млн, 2021 елда — 244 млн, 2022 елда 141 млн сум акча юнәлтеләчәк.






autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100