news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милеккә салым быел 400 млн сумга арткан

Татарстан халкы милеккә салымның яртысыннан артыгын алдан түләп куйган.

Милеккә салым быел 400 млн сумга арткан
архив / Султан Исхаков

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Республиканың консолидацияләнгән бюджетына быел 7 млрд 390 сум күләмендә милек салымы түләнергә тиеш. Узган елда ул 6,9 млрд сум күләмендә булган, бу 400 млн сумга кимрәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Федераль Салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин әйтте.

«Димәк, халыкның милке арта бара», — ди идарә башлыгы. Быел милеккә гомуми салымның 4 млрд 200 млн сумы транспортка салым, милеккә салым 2 млрд сум, җир салымы 1 млрд 100 млн сум тәшкил итә.

Татарстан халкы милеккә салымның яртысыннан артыгын алдан түләп куйган. Бүгенгә 3,7 млрд сум салым инде күчерелгән.

2 млн 200 мең кеше салым турында хатларны электрон рәвештә алган.

Марат Сафиуллин салым түләүнең соңгы срогы 2 декабрь булуын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100