news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баланы караган өчен 50 сум күләмендәге айлык түләүләр 2020 ел башыннан гамәлдән чыга

Шул ук вакытта, элегрәк әлеге түләүләр кемгә билгеләнгән булса, алар аны компенсация билгеләнгән чор тәмамланганчыга кадәр алачак.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә 2020 елның 1 гыйнварыннан 1,5 яше тулган баланы караган өчен 50 сум күләмендәге айлык компенсацион түләүләр гамәлдән чыгарылачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Шул ук вакытта, элегрәк әлеге түләүләр кемгә билгеләнгән булса, алар аны компенсация билгеләнгән чор тәмамланганчыга кадәр алачак, диелә РФ Президенты Владимир Путинның хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган указында.

Әлеге документ нигезендә Президент тарафыннан 1994 елның 30 маенда кабул ителгән 1110нчы указ үз көчен югалта. Аның нигезендә 50 сум күләмендәге айлык компенсацион түләүләр «оештыру-хокукый формаларга бәйсез рәвештә предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар белән ялланып эшләү шартларында хезмәт мөнәсәбәтләрендә торган аналарга (яки чынлыктта баланы тәрбияләүче башка туганнарга) һәм баласы 3 яшькә җиткәнче декрет ялында булган хәрби хезмәттәге хатын-кызларга» билгеләнә.

2020 елның 1 гыйнварыннан уртача керем күләме ике яшәү минимумын тәшкил иткән гаиләләрдә балага компенсация түләве уртача алганда 10-11 мең сум тәшкил итәчәк. Аны керемнәре хезмәткә сәләтле халык өчен яшәү минимумы күләменнән ике тапкыр кимрәк булган гаиләләр дә рәсмиләштерә алачак.

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге баланы караган өчен пособие күләмен хәзерге 50 сумнан төбәктәге яшәү минимумына кадәр арттырырга тәкъдим иткән иде.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100