news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан карьера төзү өчен иң яхшы шәһәрләр исемлегенә кергән

Сораштыруда 3,5 меңгә якын кеше катнашкан.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Мәскәү, Петербург һәм Казан карьера төзү өчен иң яхшы шәһәрләр исемлегенә кергән. Бу күрсәткечләр SuperJob сервисы аналитиклары үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча ачыкланган. Анда 3,5 меңгә якын кеше катнашкан.

Респондентлар берьюлы берничә шәһәрне әйтә алган. Сораштыруда катнашучыларның 71 проценты Мәскәүне, 63 процентны Петербургны, 53 проценты Казанны сайлаган. Аларның 49 проценты Төмән һәм 48 проценты Екатеринбург өчен тавыш биргән. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

Респондентларның 27 проценты Новокузнецк файдасына җавап биргән. Узган елгы рейтингта ул карьера ясарга теләүчеләр арасында ихтыяҗ булган шәһәрләр исемлегендә булмаган. Сервис аналитиклары бу үзгәрешне ташкүмергә бәя арту сәбәп булган дип саный.

Барнаул, Махачкала һәм Томск шәһәрләренең җәлеп итүчәнлеге биш пунктка күтәрелгән.

Респондентлар Волгоград һәм Саратов өчен аз тавыш биргән, бары — 13 процент. Ә сораштыруда катнашучыларның 14 проценты Омскины сайлаган.



news_right_1
news_right_2
news_bot