news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда планда каралганнан 67,5 процент торак файдалануга тапшырылган

Ике атна эчендә торак тапшыру динамикасы 65,1 мең квадрат метр тәшкил итте.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 2 млн квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган, бу планның 67,5 процентын тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

Министр ике атна эчендә торак тапшыру динамикасы 65,1 мең квадрат метр тәшкил итте, диде. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестиция программасы буенча статистика органнарына 1 мең 694 фатирлы 76 йорт (планның 36,2 процент) буенча хисап тотты. Соңгы ике атнада Теләче районында бер күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылды. 27 объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 23 объект уртача дәрәҗәсендә, 4 объект әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә тора.

Күп фатирлы инвестиция торак программасы буенча 177 объектның 104е (планның 58,3 проценты) файдалануга тапшырылган.

Шәхси торак төзелеше линиясе буенча 10 мең 680 йортның 8 мең 794е (планның 82,3 проценты) тапшырылган.

Быел гражданнарга торак белән тәэмин итүдә дәүләт ярдәме программалары буенча 728 гаиләнең торак шартларын яхшырту планлаштырыла. 600 ятим баланы торак белән тәэмин итү эше дәвам итә.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Дәүләт торак фонды белән республика милкенә 349 торак бина сатып алу өчен контракт төзеде. 283 бина буенча ятим балалар белән найм килешүләре төзелгән. 46 күп балалы гаиләгә сертификатлар рәсмиләштерелгән, 41 документ тормышка ашырылган. Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча субсидияләр 37 гаиләгә күчерелгән. Чернобыльчеләр, мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күченүчеләр арасыннан 35 гражданны торак белән тәэмин итү буенча 21 сертификат рәсмиләштерелгән, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100