news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенсионерларның өстәмә бирелә торган 10 мең сумны кайчан аласылары билгеле

Сишәмбе көнне дәүләт башлыгы бер вакытлы түләү турындагы указга имза куйды.

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). 30 миллионнан артык пенсионер киләсе атна ахырында ук бер тапкыр бирелә торган акчаны алачак.

Пенсияне банк карталарына алучылар әлеге түләүне киләсе атна ахырына алачаклар. Үз чиратында, акчаны өйләренә китереп бирә торган 12,7 миллион кеше өстәмә ун мең сум акчаны 3 сентябрьдән пенсия белән бергә алачак.Бу хакта РИА Новости Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

Владимир Путин узган атнада «Бердәм Россия» вәкилләре белән очрашуда пенсионерларның барлык категорияләренә өстәмә түләүнең кирәклеге турында белдерде. Сишәмбе көнне дәүләт башлыгы бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указга имза куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100