news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика ярдәм фондыннан өч ел эчендә 6 меңнән артык кеше акча алган

Яртысыннан артыгы банклар банкротлыгыннан зыяннарын тулысынча каплаган.

Республика ярдәм фондыннан өч ел эчендә 6 меңнән артык кеше акча алган
Солтан Исхаков

(Казан, 26 август, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Өч ел эчендә Республика ярдәм фонды банклар банкротлыгыннан зыян күргән 6 меңнән артык физик һәм юридик затка акча түләгән. Аларның яртысыннан артыгы үз югалтуларын тулысынча каплаган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр итте.

«6101 кешегә түләүләрнең гомуми суммасы якынча 2 млрд сум тәшкил иткән, өстәвенә, 3617 кеше, ә бу 55 проценты, үз акчаларын тулысынча кире кайтарган», - диде Нигъмәтуллин.

Ул Республика ярдәм фонды проекты Россия өчен уникаль һәм РФнең бер генә субъектында да мондый оешма юк, дип искәртте.

Элегрәк «Татар-информ» Республика ярдәм фонды 1 сентябрьдән Татарстанның бөлгенлеккә төшкән банклары кертемчеләренә 300әр мең сум акча түли башлаячак, дип хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100