Р.Миңнеханов Татарстанда полиэтиленоксид җитештерү һәм куллану мөмкинлеген өйрәнергә тәкъдим итте

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышын үткәрде

(Казан, 26 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген ТР Министрлар Кабинетында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы, компаниянең Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. 

"Экологик химия" фәнни-җитештерү фирмасы  (Новосибирск) генераль директоры урынбасары Антон Иванов чыгыш ясады. Ул утырышта катнашучыларга,  суда эри торган уникаль полимер буларак, югары молекуляр полиэтиленоксид турында сөйләде. Ул аны химия сәнәгате, төзелеш, авыл хуҗалыгы, медицина, ветеринария һәм башка тармакларда куллану мөмкинлеге турында хәбәр итте.

Ул искәртеп узганча, полиэтиленоксид «Казаньоргсинтез»да җитәрлек күләмдә җитештерелгән, әмма  иң югары сыйфатлы материал махсус куллану өчен алынган.

 Докладны тыңлаганнан соң, Рөстәм Миңнеханов Татарстанда полиэтиленоксид җитештерү һәм куллану мөмкинлекләрен өйрәнү өчен ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыклары, нефть предприятиеләре вәкилләрннән торган эшче төркем оештырырга тәкъдим итте.

"Яңа өстәмәләр, яхшыртылган материаллар файдалану безгә югарырак сыйфатлы продукция алырга булышачак", - дип өстәде ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы.

«РК-Люкс» ҖЧҖ (Новочеркасск) директоры Валерий Зинченко  һәм «Reflux» ҖЧҖ (Мәскәү) генераль директоры  Владимир Пчелин утырышта катнашучыларга компанияләрнең яктылык җиһазларын тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, аны әлеге җитештерүчеләр тәкъдим иткән продукциянең яктырак януы, озаграк хезмәт итүе һәм арзанрак торуы кызыксындырган. Ул энергетика хезмәтләренә компания вәкилләренең үз товарлары буенча тәкъдимнәрен тыңлауны йөкләде. 

«Тиокомпозит» ҖЧҖ генераль директоры Евгений Храмов күкерт-бетоннан эшләнмәләр җитештерү өчен мобиль җайланма хакында сөйләде.

Республика лидерын аеруча вак таш җитештерү мәсьәләсе кызыксындырды."Бу безнең өчен бик җитди мәсьәлә, без Татарстанга бик күп вак таш кертәбез. Аны үзебездә җитештерергә кирәк, өстәвенә, күкерт файдаланып", - дип сүзен йомгаклады ул. 

Фотосурәт  prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.