2015 елның 7 аенда "Татнефть" ААҖ 13,11 млн тонна нефть чыгарган

Әлеге вакыт эчендә компания 50,9 млрд сум саф табыш алган

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ААҖнең Директорлар советының чираттагы утырышы үтте.

Утырышта "Татнефть" ААҖнең 2015 елның җиде аенда бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды, агымдагы елның сентябрь аена бюджет расланды, беренче яртыеллыкта компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре хакында фикер алышынды.

Хисап вакытына компания чыганакларында 13,11 млн тонна нефть табылган, бу узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда, 1 процентка артыграк. 437 млн кубометр иярчен нефть газы табылган, бу узган елгыдан 0,3 процентка күбрәк.

Файдалануга 169 яңа скважина тапшырылган. Алардан 139 мең тонна нефть чыгарылган.

Беренче ярты еллыкта Әшәлче чыганагында югары үзлекле 167 мең тонна нефть табылган.  

Хисап вакытына озатылган продукциядән 306,7 млрд тонна табыш-брутто кергән. Табыш-нетто (өстәмә кыйммәткә салым, экспорт пошлинасы һәм акцизлардан башка) 239,1 млрд сум тәшкил иткән. Финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча 50,8 млрд сум саф табыш алынган.

Утырышта хезмәтне саклау торышы һәм сәнәгый куркынычсызлык һәм аларны яхшырту буенча чаралар турында мәгълүмат тыңланды. Шулай ук компания эшчәнлегенә караган башка мәсьәләләр буенча фикер алышынды, дип хәбәр итә ААҖнең матбугат хезмәте.

Фотосурәт  prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.