Р.Миңнеханов: “Быел шактый күрсәткечләр буенча вәзгыять яхшырак булса да, хәлне корылык катлауландырды"

Президент белдерүенчә,аның нәтиҗәләрен бетерүгә шактый финанслар юнәлдерергә кирәк булачак

(Казан, 26 июль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Агымдагы елның беренче яртысында ТР консолидацияләнгән бюджетына 86,1 млрд. сумлык керем алынган. Шуларның 21,2 млрд. сумын салым һәм салымнан тыш керемнәр тәшкил иткән. 34,9 млрд. сумы исә федераль үзәктән алынган финанслар өлешенә туры килә. Бу мәгълүматлар бүген ТР Министрлар Кабинетында республиканың финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә яңгырады. Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмә узган ярты елда консолидацияләнгән бюджет үтәлеше йомгакларына багышланган иде. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катаншты.
Татарстан Президенты агымдагы елның беренче яртысында консолидацияләнгән бюджет үтәлешен канәгатьләнерлек, дип бәяләде. Республика башлыгы белдерүенчә, бюджет үтәлеше икътисадның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләвенә бәйле. Әмма тулаем алганда, икътисадта үсеш тенденцияләре сакланса да, кризиска кадәрге күрсәткечләргә әле бар өлкәдә дә чыгуга ирешелмәгән. 2010 елның гыйнвар-июнь йомгаклары буенча, ТР да сәнәгатьтә җитештерү индексы, узган елның беренче яртысына караганда, 107,9 процент тәшкил иткән. Шулай булуга карамастан, 2008 елгы күрсәткечкә чыгылмаган. Эшкәртү сәнәгате күрсәткечләре дә 2008 елгы дәрәҗәнең 84 процентын гына бирә. Ә менә файдалы казылмаларны чыгару буенча кризиска кадәрге күрсәткечкә ирешелгән. Төзелеш өлкәсендә башкарылган эшләр күләменең (54,6 млрд. сумнан артык) узган елга караганда сизелерлек үсешен “ТАНЕКО”, Универсиада объектлары белән бәйле эре төзелешләр һәм масштаблы капиталь ремонт тәэмин иткән.
“Катлаулы шартларда узган 2009 елда федераль бюджеттан ярдәм алып кына бюджетны баланслауга ирешелде. Быел шактый күрсәткечләр буенча вәзгыять яхшырак иде. Ләкин хәлне корылык катлауландырды. Аның нәтиҗәләрен бетерүгә шактый финанс чыгымнарын юнәлдерергә кирәк булачак”, - ди Президент. Республика башлыгы сүзләренә караганда, быел язгы кыр эшләренә 25 млрд. сумлык чыгымнар тотылган. Ел саен көзен 35 млрд. сумлык авыл-хуҗалыгы продукциясе алынган вакытта, бу чыгымнар үзен аклаган булса, быел исә 10 млрд. сумлык продукция алу да зур җиңү булыр иде. Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, бүген төп бурыч- күмәк хуҗалыкларда да, шәхси хуҗалыкларда да терлекләрнең баш санын саклап калу. Күмәк хуҗалыкларда терлекләрне азык белән тәэмин итүгә бер баш шартлы терлеккә 600 сум исәбеннән финанслар бүленәчәк, шәхси хуҗалыклар өчен бер баш сыер исәбеннән 2 шәр мең сум каралган. Бүгенге көндә шәхси хуҗалыкларда аларның саны 140 мең башка якын.
Республика җитәкчелеге агросәнәгать комплексына ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә ышандыра. “Алда корылык нәтиҗәсендә ач калмабызмы, дигән мәсьәлә тормый. Илнең финанс мөмкинлекләре моңа юл куймаячак. Хәзер терлекләр өчен коры һәм сусыл азык әзерләү актуаль. Республикага 1,5-2 млн. тонна терлек азыгы кайтарырга кирәк. Фураж өчен он да алырга алырга кирәк булачак”, - ди Президент.