news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан яшь гаиләләр өчен торакка социаль түләүләргә 12 млн сумга якын акча алачак

Субсидия "Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү" ярдәмче программасында катнашу өчен сайлап алынган Федерация субъектларына бирелә

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 2015 елда төбәкләргә яшь гаиләләргә торак сатып алу яки төзү өчен социаль түләүләргә 4 млрд сум күләмендә субсидия бүлү турындагы караргы имзалады, дип хәбәр ителгән Россия Хөкүмәте сайтында.

Әлеге карар нигезендә Татарстанга 11 млн 958 мең сум акча бүленә. Субсидия "Торак" федераль максатчан программасының "Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү" ярдәмче программасында катнашу өчен сайлап алынган Федерация субъектларына бирелә.

2015 елга ярдәмче программа катнашучылары арасына Федерациянең 74 субъекты кергән.  

news_right_1
news_right_2
news_bot