Россия шәраб һәм кондитер эшләнмәләренә эмбаргодан баш тартты

"Без әле ил кулланучылары ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек күләмдә шәраб җитештермибез", - дип белдерде РФ авыл хуҗалыгы министры журналистларга

 (Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Россия шәраб һәм кондитер эшләнмәләренә азык-төлек эмбаргосы кертми, чөнки әлегә бу төр продукция җитәрлек күләмдә җитештерелми, дип белдерде журналистларга РФ авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев.

"Без иң беренче чиратта, кулланучылар мәнфәгатьләрен кайгыртабыз. Әйтик, без шәраб, кондитер эшләнмәләре яки башкасын кертүне чиклибез икән, бу илебездәге азык-төлек балансында тискәре чагылыш табарга мөмкин, - диде министр. - Чөнки без әле ил кулланучылары ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек күләмдә шәраб җитештермибез", - дип ассызыклады Ткачев һәм бу тагын башка төр продукциягә дә кагыла, дип өстәде.

"Әлеге мәсьәләләр буенча фикер алышулар бара, әмма бүген вакыт түгел әле; барын да җентекләп уйларга, анализларга һәм исәпләргә кирәк", - дип саный Ткачев.

РФ Президенты Владимир Путин чәршәмбе көнне Европа Берлеге илләре, АКШ, Норвегия, Канада һәм Австралиядән авыл хуҗалыгы продукциясенең күп төрләрен кертүне тыю турындагы указны имзалады. Эмбарго 2015 елның 6 августыннан 2016 елның 5 августына кадәр озайтылды, дип хәбәр итә "Интерфакс".

Пәнҗешәмбе көнне хөкүмәт тыелган товарлар исемлеген раслады. Хәзер аңа барлык төр сөт продукциясе дә кертелде.