Рөстәм Миңнеханов: "Татнефть" – чын мәгънәсендә Татарстанда беренче компания"

ТР лидеры "Татнефть" ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). "Татнефть" – чын мәгънәсендә Татарстанда беренче компания. Бүген бу хакта Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында әйтте. Чара Әлмәт шәһәрендә "Нефтьче" мәдәният сараенда узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, үткән ел соңгы 6 ел эчендә иң катлаулы ел булды. Нефть сәнәгате өчен яңа кыенлыкларның барлык җитдилегенә карамастан, "Татнефть" компаниясе куелган бурычны уңышлы үтәде, диде ул. "Ахыргы финанс-икътисади күрсәткечләр планлаштырылган дәрәҗәдән артып китте: 26,5 млн тоннадан артык нефть чыгарылган. Яңа технологияләрне гамәлгә кертү нәтиҗәсендә, "Татнефть" 20 ел буена нефть чыгару буенча уңай динамика тәэмин итә. Әшәлче ятмасында аеруча үзле нефть чыгару 60 процентка артты. Бүген битум нефте чыгаруның тәүлеклек күләме 1050 тоннадан күбрәк", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, ел саен запасларны киңәйтелгән торгызу тәэмин ителә. 2015 ел башына "Татнефть" компаниясенең дәлилләнгән углеводород запаслары 851 млн тонна булды. "2014 ел нәтиҗәләре Татарстанның чимал базасын киләчәктә дә үстерү потенциалы зур булуны күрсәтте, аерым алганда, югары үзлекле нефть һәм сланец нефте буенча. "ТАНЕКО" проектын гамәлгә ашыруны уңышлы дәвам итү эшчәнлекнең диверсификациясенә, "Татнефть" компаниясе табышы структурасының сыйфат ягыннан үзгәрүенә китерде. 2005 елдан бирле "Татнефть" төркеме табышы структурасында "Нефть һәм нефть продуктларын эшкәртү һәм реализацияләү" бизнес-сегменты өлеше 22 процентка артты. Хәзер ул – 48 процент", - дип белдерде Татарстан лидеры. Ул билгеләп үткәнчә, 2006-2014 еллар эчендә нефть экспортының Татарстан Республикасы нефть чыгаруның гомуми күләмендәге өлеше 62дән 32 процентка кимеде.  

Компания "ТАНЕКО"  комплексын төзегәндә дә стратегик бурычлардан тайпылмады, Россия җитештерүчеләре җайланмаларына өстенлек бирде, диде Рөстәм Миңнеханов. 2014 елда "Татнефть" шиналар җитештерүне, генерацияләүче куәтләрне модернизацияләүне, нефть чыгару нәтиҗәлелеген арттыруны дәвам итте, дип белдерде ул.  Барлык кредитлар һәм заемнар буенча берләштерелгән бурыч 2014 елда 42 процентка кимеде. Компания эшенең торыклылыгы нәтиҗәсендә республика икътисадында тотрыклылык тәэмин ителә, диде Рөстәм Миңнеханов.

2014 елда Татарстан Республикасы буенча тулаем төбәк продукты 1 трлн 631 млрд сум тәшкил итте, республика буенча инвестицияләр күләме - 542 млрд сум. Нефть тармагы үткән ел барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларга 397 млрд сум акча күчергән. Компания республика бюджетына 23 млрд сум кертте, диде Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы. Ул шулай ук компаниянең корпоратив социаль җаваплылыгын югары бәяләде.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Петербург икътисади форумында чыгыш ясаганда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, бөтендөнья капиталы һәм технологияләре базарларына чыгу мөмкинлеге чикләнүгә карамастан, илебез икътисадында төп экспорт товарларга бәяләр төшү тотрыкланды, дип белдерде.

"Татнефть" компаниясенең якындагы еллардагы бурычы – нефть чыгару һәм нефть эшкәртү позициясен саклап калу һәм арттыру. Нефть чыгаруны тотрыкландыруның, Татарстанның ресурс базасын арттыруның бердәнбер юнәлеше – кыен чыгарыла торган запаслар потенциалын ачу", - дип йомгаклады сүзен Рөстәм Миңнеханов.