1 октябрьдән Россия хәрби хезмәткәрләренең окладлары артачак

Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). 2021 елның 1 октябреннән чакырылыш һәм  контракт буенча да хезмәт итүче Россия хәрби хезмәткәрләренең окладлары 1,037 тапкырга арттырылачак. Россия Хөкүмәтенең шул турыдагы 772нче карарын РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.

Карар буенча шулай ук Росгвардия, эчке эшләр органнары, җинаять-башкарма системасы органнары, янгын сүндерү, таможня хезмәткәрләре һәм башкаларның хезмәт хакы арту каралган.