news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның бер районы өлешле төзелештә тулысынча эскроу-счетларга күчте

Республикада өлешле төзелешне эскроу-счетлар кулланып финанслау механизмы тулысынча гамәлгә ашырылган.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Биектау районы Татарстанда беренчеләрдән булып өлешле төзелештә тулысынча эскроу-счетларга күчте. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең өлешле төзелешне контрольдә тоту бүлеге башлыгы Фәнзил Ризванов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

Республикада өлешле төзелешне эскроу-счетлар кулланып финанслау механизмы тулысынча гамәлгә ашырылган.

«Бүген республикада 38 төзелеш компаниясе яңа механизм – эскроу-счетлар кулланып торак мәйданы 772 мең квадрат метр тәшкил иткән 86 йорт төзи. Бу өлешле төзелештә катнашучыларның акчаларын җәлеп итеп сафка бастырыла торган барлык объектларның торак мәйданының 40 проценты дигән сүз», - дип искәртте Ризванов.

news_right_1
news_right_2
news_bot