news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коммуналь хезмәтләргә түләмәгән өчен пени исәпләү вакытыннан алда кире кайтарылачак

РФ Энергетика министрлыгы әлеге вакытны алты көнгә кадәр киметергә – мораторийны якшәмбе көнне, 31 майда төгәлләргә тәкъдим итә.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). РФ Энергетика министрлыгы быелның 1 июненнән торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә түләмәгән өчен пени исәпләүне кире кайтарырга тәкъдим итте. Бу хакта ведомство башлыгы урынбасары Юрий Маневичка сылтама белән «Ведомости» газетасы яза.

«Энергетика министрлыгы әлеге вакытны алты көнгә кадәр киметергә – мораторийны якшәмбе көнне, 31 майда төгәлләргә тәкъдим итә. Кыен хәлдә калган кешеләр өчен мораторийның гамәлдә булу вакыты ике айга – 31 июльгә кадәр озайтылырга мөмкин», - диелә хәбәрдә.

Министр урынбасары торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә түләмәгән өчен пени исәпләүне вакытыннан алда кире кайтару ихтыяҗының тагын бер сәбәбен атады. Әгәр мораторий 2021 ел башына кадәр сакланса, электр- һәм җылылык энергетикасында алып җиткерелмәгән керемнәр 700 миллиард сум тәшкил итәргә мөмкин, дип саный Маневич.

Энергетика министрлыгы әлеге тәкъдимне электр энергетикасы предприятиеләренә ярдәм күрсәтү буенча беренче чираттагы чаралар рәтенә кертте. Документ Хөкүмәт каравына тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100