Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айрат Шәфигуллин: Халык күп итеп ала башлаганга лимон һәм имбирь бәясе күтәрелде
Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе әйтүенчә, кибетчеләр хәзер кыйммәтле товарны нишләтергә белми азаплана.
(Казан, 26 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Лимон һәм имбирь бәясе халык күп итеп ала башлаганга күтәрелде. Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Айрат Шәфигуллин ТР Министрлар Кабинетында брифингта бу мәсьәлә буенча аңлатма бирде.
Ул имбирь бәясе хәтта 3,5 мең сумга кадәр күтәрелгәнен искәртте. «Дөресен әйткәндә, бәяләр артуына картель килешүе буенча бәйләнеп булмады. Алар бер-берсе белән аралашып, сөйләшеп бәя күтәрмәделәр. Бәя халык күп итеп ала башлаганга менде, бизнес булгач, бу товарларны кыйбатракка сата башладылар. Халыкка дөрес сөйләмәделәр, шуңа күрә халык элек алмый торган әйберләрне күпләп ала башлады», — диде.
«Без кисәтүләр бирдек, бәясен таможнядан сорадык. Дөрестән дә, лимон үз вакытында 60 сумнан гына алып кайтылган булган, ә сатканнар 300 сумнан. Хәзер бәясе төште, халык та азрак ала башлады», — диде Айрат Шәфигуллин.
Ул имбирьны Кытайдан быел, былтыргыга караганда, 20 мәртәбә күбрәк алып кайтканнарын әйтте. Лимонның 40 проценты Төркиядән кайткан, хәзер исә Аргентинадан күпләп алып кайта башлаганнар.
«Кайбер кибетләр кыйбаттан күп итеп сатып алганнар да, хәзер кыйммәтле товарны нишләтергә белми азаплана. Хәзер арзан бәядән дә, кыйбаткарак та табарга була», — дип белдерде идарә җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз