Росстат россиялеләрнең реаль керемнәре 0,2 процентка кимүе хакында хәбәр итте

Россиядә хәерчелек дәрәҗәсенең кимүе – Президент Владимир Путин тарафыннан 2018 елның маенда имзаланган «2024 елга кадәрге чорга Россия үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында»гы указындагы максатларның берсе.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Россиялеләрнең гыйнвар-март айларында реаль акчалата керемнәре 2019 елның шул чоры белән чагыштырганда 0,2 процентка кимегән. Росстат хисабында шундый мәгълүматлар китерелә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2019 елның өченче кварталында керемнәре яшәү минимумыннан да кимрәк булган гражданнарның саны 12 процентка азайган. Россиядә хәерчелек дәрәҗәсенең кимүе – Президент Владимир Путин тарафыннан 2018 елның маенда имзаланган «2024 елга кадәрге чорга Россия үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында»гы указындагы максатларның берсе. Илдә фәкыйрьлек дәрәҗәсе 2024 елга кадәр 6,6 процентка кимергә тиеш.

Президент ярдәмчесе Максим Орешкин моңа кадәр искәрткәнчә, коронавируска каршы көрәш һәм чикләүләр кертү нәтиҗәсендәге икътисади нәтиҗәләрне йомшартуга юнәлдерелгән чаралар кысасында, эшсезлек буенча пособиене арттырырга карар кылынды. Шулай ук бала тәрбияләүче эшсезләр дә балигъ булмаган һәр балага өчәр мең сум күләмендә өстәмә пособие алачак.

Орешкин билгеләп үткәнчә, бизнеска ярдәм күрсәтү эш урыннарын һәм кешеләрнең керемнәрен саклап калуга юнәлдерелгән.