news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәнәгать министрлыгы: Россиядә кәгазь белән тәэмин итү апрельгә тотрыкланырга тиеш

Бер кап офис кәгазенең бәясе 4-5 тапкыр арткан, моңа компанияләренең канцелярия бүлекләре запас тупларга тырышуы сәбәп булган.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Офис кәгазе белән бәйле вазгыять апрельгә тотрыкланырга тиеш.

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында аңлатуларынча, илдә эчке базарны гына түгел, экспорт белән дә шөгыльләнә торган өч зур җитештерүче эшли. Россиягә каршы санкцияләр һәм чит ил химикатларын китерү проблемалары булу сәбәпле, предприятиеләрнең берсендә технологик процессны үзгәрттеләр. Производство өчен хәл итү юлы табылды.

«Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы кәгазь белән тәэмин итү вазгыятенең апрельгә тотрыклануын көтә. Үзебезнең ил җитештерүчеләре офис кәгазе базарының ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерә, шуңа күрә проблема булмаячак», — дип китерә ведомство сүзләрен «Объясняем.рф» порталы.

Бөтен Россиядәге кебек үк кәгазьгә бәя арту Татарстанда да күзәтелә. Бер кап офис кәгазенең бәясе 4-5 тапкыр арткан, моңа компанияләренең канцелярия бүлекләре запас тупларга тырышуы сәбәп булган.

Элегрәк Федераль монополиягә каршы хезмәт офис кәгазенә бәяләр үсешенең нигезле булуын тикшерәчәге турында хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100