news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа коронавирустан икътисади югалтуларны 100 млрд доллардан артык бәялиләр

Петербург халыкара икътисади форумында эпидемияләрнең икътисади нәтиҗәләрен киметү турында фикер алышачаклар.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Яңа коронавирустан икътисади югалтулар инде йөз миллиард доллардан артык бәяләнә. Эпидемия нәтиҗәләренә каршы көрәш алымнары турында Петербург халыкара икътисади форумында фикер алышачаклар. Бу хакта Росконгресс фонды хәбәр итә.

«Халыкара җәмәгатьчелек вәкилләре катнашындагы дискуссияләр барышында эпидемияләр нәтиҗәләрен бетерү һәм икътисади хәлне тотрыкландыру өчен бөтен илләр дә куллана алачак бердәм алым эшләү мөмкин», — дип китерә Россия Президенты киңәшчесе, Петербург халыкара икътисади форумы оештыру комитетының җаваплы секретаре Антон Кобяков сүзләрен оешма.

Биологик куркынычсызлык янауларына кисәтү һәм җавап бирүнең нәтиҗәле халыкара системасы билгеле һәм бик катгый таләпләргә җавап бирергә тиеш, дип белдерде Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова.

«Ул универсаль һәм күпьяклы булырга, илләр ышана алырлык, төгәл мандатка һәм вәкаләтләргә ия булырга тиеш. Биологик характердагы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм контрольдә тоту чараларын камилләштерү зарур», - дип билгеләп үтте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100