news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда үз продукциясен чит илгә сатучы 530 эшмәкәргә ярдәм күрсәтелгән

Үткән ел республикада, илкүләм проектны тормышка ашыру кысаларында, 94 компания экспортка эшли башлаган.

Татарстанда үз продукциясен чит илгә сатучы 530 эшмәкәргә ярдәм күрсәтелгән

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). 2019 елда «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативаларына ярдәм итү» илкүләм проекты буенча, Татарстанда чит ил базарларына йөз тоткан 530 эшмәкәргә ярдәм күрсәтелгән.

Шул исәптән, 94 компания экспортка эшли башлаган. Әлеге предприятиеләр бүтән илләргә азык-төлек продукциясе, төзлеш материаллары, медицина эшләнмәләре сата.

Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын ташламалы финанслар белән тәэмин итүгә — 935 миллион сум, ә гарантияле ярдәм буларак 1,4 миллиард сум юнәлдерелгән.

Моннан тыш, 2019 елда Татарстанда 60 меңнән артык кеше үзмәшгуль булып теркәлгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100