news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Апас районы хакимиятен авыл кешеләренең керемен арттырырга өндәде

Апас районының кайбер предприятиеләре хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан кимрәк түлиләр.

Алексей Песошин Апас районы хакимиятен авыл кешеләренең керемен арттырырга өндәде
tatarstan.ru

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Апас районы советы утырышында катнашты. Үз чыгышында ул авыл хезмәтчәннәренең реаль керемнәрен арттыру кирәклегенә игътибар итте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

2019 елда Апаста уртача хезмәт хакы 26 мең сум булган. 80 предприятие минималь хезмәт хакыннан кимрәк түли, ә балалы 131 гаиләнең кереме яшәү минимумыннан түбән. ТР Премьер-министры район җитәкчелеген предприятиеләр һәм оешмалар белән берлектә гражданнарның реаль керемен арттыру буенча эшне дәвам итәргә, яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемне рәсмиләштерү буенча ведомствоара комиссиянең нәтиҗәлелеген арттырырга өндәде.

Алексей Песошин сүзләренчә, авыл халкының керемен лаеклы дәрәҗәдә үстерү өчен икътисад үсеше кирәк. «Районның 2030 елга кадәр үсеш стратегиясендә инвестпроектларның күбесе авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүгә бәйле. Димәк, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, авыл хуҗалыгын үстерү һәм диверсификацияләү, авылда кече хуҗалыкларны активлаштыру мәсьәләләре өстенлекле булып кала», — диде Хөкүмәт җитәкчесе.

Апас районы кече һәм урта бизнес өлеше буенча тулаем территориаль продуктта 27нче урында тора. Татарстан Премьер-министры район администрациясенә эшкуарлыкны үстерүдә ярдәм итү эшен көчәйтергә кирәк, диде. Республикада кече һәм урта бизнес субъектларына дәүләт ярдәменең 12 төре гамәлдә, ләкин 2019 елда алардан биредә яшәүчеләрнең өчесе генә файдаланган.

Алексей Песошин республикада үзмәшгуль кешеләр өчен махсус салым режимы эшләвен искәртте. Апас районында 400дән артык кеше үз эшен булдырган.

Ул җитәкчелекнең игътибарын республиканың консолидацияләнгән бюджетына салым бурычын киметү буенча тиешле эшне оештыруга да юнәлтте. 2020 елның 1 гыйнварына район буенча бурыч күләме арткан һәм 45,5 млн сумга җиткән.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100