news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан җир һәм милек турында мәгълүмати база булдыру экспериментында катнаша

Эксперимент Әтнә, Питрәч һәм Яшел Үзән районнарында узачак.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Быел Татарстан җир һәм күчемсез милек турында Бердәм мәгълүмати база булдыру экспериментында катнаша.

«Сынау проекты кысаларында дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында булган җир һәм күчемсез милек турындагы мәгълүмат бер базага тупланачак. Бу киләчәктә дәүләт хезмәте күрсәтү сыйфатын арттырачак», — диде Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта.

Илкүләм эксперимент шулай ук Краснодар, Пермь крайларында һәм Иркутск өлкәсендә узачак. Төбәкләрне сайлау очраклы булмаган. Министр сүзләренчә, Краснодар краенда авыл хуҗалыгы җирләре аерым үзенчәлеккә ия, Иркутск өлкәсе урман фондына бай, Пермь краенда сәнәгать объектлары күп, ә Татарстанда барлык санап үткән үзенчәлек тә бар.

Фәнил Әһлиуллин экспериментны Әтнә, Питрәч һәм Яшел Үзән районнарында үтәсен әйтте. Яшел Үзәндә зур сәнәгать объектлары тупланган. Питрәчтә күп кенә торак проектлары тормышка ашырыла. Әтнә — авыл хуҗалыгы җирләре белән дан казанган.

«Әлеге проект җир ресурслары белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттырырга, файдаланылмаган объектларны хуҗалык әйләнешенә кертергә, гражданнарга һәм оешмаларга күчемсез милек объектлары турында тулы мәгълүмат бирергә ярдәм итәчәк», — диде Фәнил Әһлиуллин.

Министр экспериментның халыкка комачау итмәячәген әйтте. Ягъни, өстәмә документлар тутырырга, аларны каядыр тапшырырга кирәк булмаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100