news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дача амнистиясенең яңа редакциясе шәхси йортларны рәсмиләштерүне җиңеләйтә

Татарстанның техник инвентаризация бюросы директоры сүзләренчә, хәзер шәһәр төзелешенең кайбер нормаларына туры килми торган объектларны да теркәү мөмкинлеге барлыкка килде.

Дача амнистиясенең яңа редакциясе шәхси йортларны рәсмиләштерүне җиңеләйтә
Владимир Васильев

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 2020 елның 19 декабреннән үз көченә кергән дача амнистиясенең яңа редакциясе йорт салучылар өчен милекне теркәү эшен җиңеләйтә. Элек дача амнистиясе буенча бакчадагы йортларны гына җиңеләйтелгән ысул белән рәсмиләштерергә мөмкин иде. Хәзер ул торак пунктлардагы шәхси торак төзелеше объектларына да кагыла.

«Элек объектны рөхсәтсез реконструкцияләү, бинаның төзелеш мәйданыннан чыгу яки объект белән койма арасындагы ераклыкны сакламау аркасында, суд аша да хокукны теркәү кыен иде. Хәзер гражданнарга шундый нормаларга туры килмәгән объектларны теркәү мөмкинлеге барлыкка килде», — диде Татарстанның техник инвентаризация бюросы директоры Лена Хәмзина ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта .

Йортны рәсмиләштергәндә иң мөһиме — аның биеклеге 20 метрдан һәм җир өстендә өч каттан артмаска, бер гаилә яшәү өчен булырга тиеш. «Яңа дача амнистиясе киң даирәгә үзләренең күчемсез милек объектларын рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә. Моннан, һичшиксез, файдаланырга кирәк», — диде Лена Хәмзина.

Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин да дача амнистиясенең өстенлеге турында сөйләде. «2026 елның 1 мартына кадәр кадастр планы һәм хокук билгели торган документ нигезендә йортны Росреестрда теркәү рөхсәт ителә. Техник план декларация нигезендә генә төзелә. Төзү нияте һәм төзелешне тәмамлау турында белешмә кирәк түгел», — диде ул.

Төзелешне 2018 елның 4 августына кадәр башлаган һәм төзелешкә рөхсәт ала алмаган гражданнар өчен дә йортны рәсмиләштерү эше җиңеләйгән. Алар вәкаләтле органга мөрәҗәгать юллап, төзелешкә рөхсәт алырга хокуклы. Объектны файдалануга тапшыру турында рөхсәт кирәкми.

«Күчемсез милекне рәсмиләштерү өчен бары тик декларация тутырырга һәм кадастр инженерын участокка чакырырга кирәк. Инженер барлык кирәкле үлчәүләр башкарганнан соң, техник план төзиячәк һәм аларны дискка язып бирәчәк. Алга таба бу диск белән күп функцияле үзәккә барырга кирәк», — дип аңлатты Фәнил Әһлиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100