news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бюджеттан тыш сектор өчен минималь хезмәт хакы күләмен арттырдылар

2019 елдан минималь хезмәт хакы күләме 14 мең сум тәшкил итәчәк.

Татарстанда бюджеттан тыш сектор өчен минималь хезмәт хакы күләмен арттырдылар
архив tatar-inform

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Икътисадның бюджеттан тыш секторы өчен Татарстанда минималь хезмәт хакы күләмен 14 мең сум дәрәҗәсендә расладылар. Бу агымдагы елның II кварталында Татарстан Республикасы буенча минималь куллану бюджеты күләменең 88,8 проценты дигән сүз. Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Эш бирүчеләр берләшмәләренең координацион советы һәм ТР Хөкүмәте исеменнән Премьер-министр Алексей Песошин килешүгә имза куйды.

«Республикада минималь хезмәт хакы күләмен арттыруны күздә тоткан чираттагы килешү төзү безнең бизнесның югары социаль җаваплылыгын тагын бер кат дәлилли. Ул хезмәткәрләр һәм эш бирүчеләр мәнфәгатьләренең оптималь балансына ирешүгә, җәмгыятьтә тотрыклылыкны ныгытуга һәм, ахыр чиктә, халыкның тормыш сыйфатын яхшырту бурычларын хәл итүгә ярдәм итә», — диде Татарстан Премьер-министры.

Документка инде сигезенче тапкыр кул куела. Ул беренче тапкыр 2007 елда кабул ителде, дип өстәде Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин. «Килешүне төзү — төбәктәге барлык макроикътисади күрсәткечләр буенча уңай динамиканың турыдан-туры нәтиҗәсе», — диде ул.

Документ хезмәт өчен түләү өлкәсендә минималь гарантияләрне арттырырга, хезмәткәрләрнең аз түләнә торган категорияләренең социаль якланганлыгын арттырырга, хезмәт өчен түләүнең тулаем үсешен тәэмин итәргә, гражданнарның ярлылык һәм социаль катламлану дәрәҗәсен киметергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева белдерде.

«Ярлылыкны җиңеп чыгу буенча киләсе адым икътисадның бюджет секторын да кертеп, эшчәнлекнең барлык өлкәләре хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы турында килешү имзалауга ышаныч белдерәсем килә», — дип йомгаклады ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100